Җирлек турында

Дим –Тамак авыл җирлеге Ютазы муниципаль  районы Урыссу, Әбсәләм, Акбаш, Ютазы, Ташкичү авыл җирлекләре, Баулы районы белән чикләшә. Территориясе 5659 га, шул исәптән басу -9759 га, көтүлек -702,75 га, башка җирләр -123,03 га.

 Сабан бодае, арыш, арпа, солы, борчак эшкәртелә.

Климат

   Еллык явым – төшем саны – елга  420-450 мм

Гыйнвар изотермасы  - 15С.

Июль изотермасы     +19С.

Ел фасыллары

     Яз.Метеорологиядә яз башлану вакыты итеп температураның  0С  күтәрелүе санала. Татарстан Республикасында бу көннәр  5-7 нче  апрельгә туры килә. Ә халык  сынамышларына караганда,  яз башлану көне итеп талның чәчәк ату вакыты санала.  Безнең авыл җирлеге территориясендә тал 1 -3 нче апрельләрдә чәчәк ата.

   Көннең уртача температурасы  июньнең беренче декадасында +15С   артса, яздан җәйгә күчү вакыты дип санала. Халык сынамышларына караганда, җәйнең башлану көне итеп гөлҗимеш, кура җиләкнең чәчәк ату вакыты санала. Бу 1-5 нче  июньгә туры килә.

    Температураның  +10С  түбән төшүе көз килүне аңлата. Бу  15-17 нче сентябрьгә  туры килә.  Халык сынамышларына караганда, көз килүе каен агачында беренче сары яфраклар барлыкка килү белән аңатыла. Безнең авыл җирлегендә каен яфраклары 29  нчы август – 3  нче сентябрь көннәрендә саргая.

  Һава температурасы  -5С  түбән төшсә, кыш килә. Бу  15-17  нче ноябрьгә туры килә. Халык сынамышларына караганда, кыш килү җиргә тотрыклы кар катламы яту санала.Безнең авыл җирлегендә бу вакыт 10-15 нче  ноябрьгә туры килә.

    Дим -Тамак авыл советы 1918 нче елны барлыкка килә һәм Самара губернасы Бөгелмә өязе Кырым -Сарай  волосте составына керә.

   1920 нче елны ТАССР төзелү белән Дим- Тамак авыл җирлеге Бөгелмә кантоны Баулы волосте    составына керә.  

    1930 нчы елны Дим –Тамак авыл җирлеге ТАССР ның Баулы районы составына керә.   

     1935 нче елны Ютазы районы  барлыкка килә һәм Дим –Тамак авыл җирлеге Ютазы районы составына      керә.

    1963 нче елны Ютазы районы бетерелә  һәм Дим –Тамак авыл җирлеге  Бөгелмә районы составына керә.

    1965 нче елдан  Дим –Тамак авыл җирлеге  Баулы районы составына керә.

     В 1991  нче елны Ютазы районы барлыкка килә  һәм Дим –Тамак авыл җирлеге  Ютазы районы составына керә.

    1995 нче елны  авыл советы  җирле үзидарә Советына үзгәртелә.

  06.10.2003 нче елның  № 131-ФЗ    “ РФ җирле үзидарә барлыкка килүнең гомуми принциплары турында”  Федераль Законы һәм 28.07.2004 нче елның  № 45-З “Җирле үзидарә турында” ТР Законы, җирле үзидарә Советы карары  нигезендә җирле үзидарә советы авыл җирлегенә үзгәртелә.

     Авыл хуҗалыгы түбәндәге тармакларга ориентлашкан: терлекчелек, үсемлекчелек.

   Муниципальберәмлек территориясе -  5659 га.

Халык саны – 1246 кеше.

Соңгы яңарту: 2021 елның 28 декабре, 09:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International