Иске Каразирек авыл җирлегендә үзара салымны быел 250 сумнан җыялар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Узган атнада Иске Каразирек авыл җирлегендә үткән җыенда халык 2017 елда үтәлгән эшләрне барлады, көндәлек проблемаларны күтәрде.

Иске Каразирек авыл җирлегендә авыл урамнарын караңгылыктан арындыру буенча республика программасы кысаларында өч чакрым арада СИП-үткәргеч тартылган. Республика казнасы хисабына 491 мең сумнан артык бәягә үләт чокырына капремонт ясалган. Каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерларның мәйданчыкларын ясау дәвам иткән. Юлларны норматив хәлгә китерүдә дә республика программасының өлеше бар – Иске Каразирек авылының Яшьләр урамында 607 мең сумлык чуерташ түшәлгән. Ә менә үзара салым акчасы тулысы белән Яңа Каразиректә юл салуга сарыф ителгән. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләре буенча, быел бу акчаны тулысы белән Иске Каразиректә яңа зират ясый башлауга сарыф итү күздә тотыла.

 Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, күркәм традиция буенча, җирлектә иң күп ана терлек – җиде баш сыер асраучы Әнвәр Рәхмәтуллин һәм алты баш сыер савучы Рәфис Нәфыйков гаиләләренә савым аппаратлары бүләк итте. Сүз уңаеннан, районның мондый бүләгенә соңгы елларда ия булучылар саны бер дистәгә тулып килә инде.

Ахырда, гадәттәгечә, авыл, район һәм җыенда катнашучы төрле хезмәт җитәкчеләре халыкны борчый торган сорауларга җавап бирде. Бу хакта тулырак язма белән район гәҗитенең агымдагы атнада чыгачак санында танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International