Иске Урыссу авылы сәхнәсендә – башкала артистлары

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

18 февраль көнне Иске Урыссу авылы мәдәният йорты сәхнәсеннән халкыбызның яраткан моңнары агылды.

Татарстан Республикасы сәнгать осталары бушлай концерт куйды. Республиканың халык артисты Айдар Габдинов чыгышында яңгыраганча, башкала артистлары иң матур һәм халыкчан җырлар башкарып, тамашачыга күңелле ял мизгелләре бүләк итте. Татарстанның атказанган җырчысы Чулпан Әхмәтҗанова, моңлы тавышлы яшь артист Ләйсән Рәфыйкованың чыгышларын район халкы көчле алкышларга күмде. “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек халык ансамбле чыгышы төрек халыкларының уен кораллары - курай һәм думбра моңы белән аеруча да күңелләрне яулады. Концертта шигърияткә урын бирелде. Алда торган Россия Президентын сайлау кампаниясе кысаларындагы хәйрия кичәсендә якынлашып килүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар бәйрәмнәре уңаеннан да котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International