Ютазы авылы мәдәният йорты - очрашу йорты

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Ниһаять, райондашлар тормышында озак көттергән көн туды – дүшәмбе кичендә Ютазы авылы мәдәният йорты киң катлам тамашачы өчен үз ишекләрен ачты.

 Республика нефтьчеләре безгә 25 миллион сумлык зиннәтле бүләк ясады. Мәдәният йортының ямьле фойесына тагын да ямь өстәп, тарихи экспонатлар һәм кул эшләре күргәзмә эшләде.

Ютазы авылы мәдәният йортын ачу – шатлыклы вакыйга файдалы миссия белән уртак ителде – гражданнар җыены узды. Ютазы авыл җирлеге территориясендә тотрыклы эшләүче күп төрле җитештерү тармаклары һәм социаль-көнкүреш объектлары урнашуы җирле бюджетның керем өлешен күпкә арттырып үтәргә мөмкинлек биргән. Бу җирлектә төзекләндерү эшләре алып бару өчен нигез тудырган – узган елда күперләр ремонтланган, юллар норматив хәлгә китерелгән, су линиясе өлешчә төзекләндерелгән, каты көнкүреш калдыклары өчен сигез контейнер урнаштырылган, карт агачар киселгән, юл билгеләре куелган... Ютазы авыл җирлеге территориясендә 2017 елда республика программалары кысаларында 36 миллион сумлык эш башкарылган.

Халык белән очрашуны район башлыгы Рөстәм Нуриев дәвам итте.

- Узган ел район өчен җиңел булмады. Әмма без нинди генә эшкә алынсак та, аны намус белән үтәп чыктык, дип курыкмыйча әйтергә була. Бүгенге кичтә безне очраштырган Ютазы мәдәният учреждениесе – ул Ютазы авылында яшәүчеләргә генә түгел, бөтен район халкына хезмәт итәчәк. Без матур яшәргә хаклы! – дип ассызыклады ул.

Ютазы авылы халкы узган гасыр башында төзелгән элекке училище бинасында музей төзү хәбәреннән тыш, тагын бер күңелле яңалык ишетте – обелисктан алып киләчәктә булачак музей бинасына кадәр булган территорияне ял паркына әверелдерү күздә тотыла. Бу кичнең күңелле хәбәрләре моның белән генә чикләнмәде Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов киләчәк буыннарга юллама – бүгенге буын кешеләренең яшьләргә мөрәҗәгатен укып җиткерде. Вакыт капсуласы һәйкәл куенына Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә салыныр дип фаразлана.

Чараны район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International