Ютазы районы чаңгычылары - җиңү артыннан җиңү!

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

 “Олимп” спорт мәктәбе чаңгычылары 31 мартта Бөгелмә шәһәрендә узган республика ярышларында катнашты.

Утыз чакрым дистанциядә ирекле стиль белән ярышка чыккан ир-егетләр арасында Илмир Латыйпов “бронза” медаленә лаек булды. Икенче көнне, 1 апрельдә, алар янәдән чаңгы юлына басты - Казан шәһәрендә оештырылган республика ярышларында чыгыш тотты. Һәм, безнең спортчылар, һәрвакыттагыча, югарылыкта булды – классик стиль белән спринтер узышларында Әмир Әхмәтҗановка тиңнәр табылмады. Ул үсмерләр һәм ир-егетләр арасында мактаулы беренче урынга чыкты. Шушы ук көнне Башкорстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Ачык Беренчелек узды һәм 7,5 чакрым дистанцияне күз ачып йомган арада йөгереп узган Илмир Латыйпов янәдән пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. 2001-2002 елгы кызлар арасында Гөлназ Закирова финиш сызыгын өченче булып үтте. Җиңү бирмәс чаңгычылар тренер Таһир Гыйздетдинов кул астында тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International