Акбаш авылында Сөгдә әби Тимербаева мөстәкыйль тормыш белән яши

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кичә аңа 90 яшь тулды. Буа районының Анкаба авылында гади крестьян гаиләсендә туган кызчык 12 бала арасында җиденчесе була.

 Әлбәттә, аңа мәктәп партасы артында озак утырыга язмый. Сөгдә бик иртә “уф алла” арбасына җигелә. Ә инде совет власте баласыз кешеләргә салым керткәч, ул авылыннан, гомумән, чыгып кача. Мәскәүгә барып урнашкан кыз төзелештә эшли. Башкала урамында ул сөйгән яры Галимҗанын очрата. 1953 елда Акбашка күченеп кайткан яшь гаиләнең бер-бер артлы биш баласы туа. Бүген чал чәчле ана шул балаларының, күп санлы онык һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Әмма зиһене дөрес, сәламәтлеге шөкер булан әбекәй үз көнен үзе күрә, тормышка аек акыл белән карап яши.

Хезмәт ветераны  Сөгдә Вәли кызы Тимербаеваны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы вәкиле Вячеслав Сибагатов, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Тимербаева, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Нәфисә Хөснуллина тәбрик итте. Озын гомерле якташыбызны Россия Президенты Владимир Путин да котларга онытмаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International