“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Алабугада чыгыш тотып кайтты.
Яшь биючеләр “Алло, без талантлар эзлибез” республика бәйгесендә катнашты. Татарстанның унбиштән артык районыннан җыелган 200 катнашучы арасында чыгыш тоткан безнең Ютазы артистлары Гран-прига лаек булды. Ютазы йолдызчыкларының матур биюләренә гашыйк булган Алабуганың мәдәният һәм сәнгать коллияте коллективы кызларны үзләрендә белем алырга чакырган.