Кәрәкәшле мәдәният йортында ремонт тәмамланды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Чыннан да, бусагадан ук сине елмаеп каршы алучы клубка керүе - үзе бер рәхәт. Ә ярты гомерләре биредә уза торган хезмәткәрләр өчен исә ул икеләтә рәхәт.

- Мәдәният йортының стеналары тигезләнде һәм буялды. Идәннәр алмаштырылды. Ишек һәм тәрәзәләр тулаем яңартылды, - дип безне бүлмәдән бүлмәгә озата йөргән мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакованың шатлыгы йөзендә үк балкыды. – Сез утларны карагыз. Ничек якты яна алар. Безнең клубның бу кадәр якты һәм нурлы булганы юк иде әле.

Мәдәният йорты хезмәткәрләренең төп эше кайный торган тамаша залын ремонтлаганда, аны җылытуга зур әһәмият бирелгән. Төрле массакүләм мәдәни-күңел ачу чаралары уза торган зал исә, гомумән, кояш нурларыннан балкып тора. Китапханә урнашкан, төрле түгәрәкләр эшли торган бүлмәләргә дә ремонт кергән. Хәтта моңа кадәр складны хәтерләткән бүлмәне бушатып, мәдәният хезмәткәрләре аны да файдалы мәйданга әверелдергән – ул хәзер административ блокка әверелгән.

- Кәрәкәшле мәдәният йорты – районда иң зур учреждениеләрнең берсе. Әлбәттә, республика программасы кысаларында гына бирелгән дүрт миллион сумнан артык акча барлык мәйданны да биләргә җитмәс иде, әгәр район башлыгы Рөстәм Нуриев безгә йөз белән борылмаган булса. Эшнең күләмен аңлап, ул тагын өч миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Без аңа бик рәхмәтлебез, - дип билгеләп узды район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова.

Хәзерге вакытта мәдәният йорты тәрәзә һәм сәхнә пәрдәләренә урындыкларга заказ бирелгән. Ел дәвамында башка төрле җиһазлар, китапханәгә стеллажлар кайтыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International