Иске Урыссу авылында яшәүче Мөнәвәрә Хәкимовага – 90 яшь

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Урыссу авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мөнәвәрә Якуп кызы Хәкимова кичә үзенең олуг юбилеен – 90 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.

Иске Урыссу авылында туган кызчыкка бер яшь тулгач, гаиләсе Яссытугай авылына күченә. Мөнәвәрә Ютазы авылында урта мәктәпне тәмамлый. Укуда зур өлгерлек күрсәткән кызны Какылы Күл авылына башлангыч мәктәп укытучысы итеп эшкә билгелиләр. Ике тапкыр югары белем алган Мөнәвәрә Якуп кызы Кәрәкәшле, Акбаш авылы мәктәпләрендә гыйлем бирә. Туган авылына әйләнеп кайткан, гаилә корган кыз лаеклы ялга чыкканчы Иске Урыссу урта мәктәбендә математика укыта.

Туган көне белән котларга дип килгән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова үзенә математикадан ныклы белем биргән укытучысына әле дә булса рәхмәтле булуын белдерде. Һәрвакыт ак блуза өстеннән кара сарафан киеп дәрескә кергән мөгаллимәсенең әле дә булса күз алдында торуын ул елмаеп сөйләде. Хәер, Мөнәвәрә әби бүген дә шундый ук ак, пөхтә әби. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушковадан котлаулар кабул иткәндә дә ул укытучыларга гына хас булган сабырлыгын, тыйнаклыгын җуймады. Бу көнне аның адресына изге теләкләрне кызы Роза белән кияве Кәрим, Санкт-Петербургтан кайткан оныгы Руслан, Франциядән үк кайтып җиткән оныгы Алия һәм оныкчыгы Никита, күп санлы туганнары һәм якыннары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International