Ютазы үзешчәннәренә җыр яшәргә һәм эшләргә ярдәм итә

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә район предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать осталарының гала-концерты узды.

Җиңүчеләрне район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова тәюрик итте. алар арасында - Урыссу гимназиясенең вокаль ансамбле, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре хоры,  Урыссуның 1 санлы балалар бакчасыннан Гүзәл Содатенко, “Электросоединитель” заводыннан Резеда Сәлимгәрәева, Ютазы авылы балалар бакчасыннан Зөлфия Зарипова, 7 санлы балалар бакчасыннан Гүзәл Нигъмәтуллина, “Электросоединитель” җәмгыятеннән Дмитрий Тюрин һәм Эдуард Рәхмәтуллин, “Бөгелмә электр челтәрләре” компаниясеннән баянчылар Ленар һәм Ильяс Аюповлар...

- Безнең җиребездә никадәр талант яши – бу безнең төп байлыгыбыз. Күңелендә иҗат чаткысы булган кеше генә матур һәм батыр эшләргә ирешә ала. Чөнки безгә җыр яшәргә һәм эшләргә ярдәм итә, - дип концерт кичәчсен йомгаклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светана Пройдакова.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International