Район мәдәният йорты сәхнәсендә – авыл үзешчәннәре

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Узган атна ахырында район мәдәният йорты сәхнәсендә авыл үзешчән коллективларының гала-концерты үтте.

Гражданлык активлыгы, волонтерлык һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган сморт-бәйге барышында иң яхшы чыгышлар дип 57 концерт номеры сайланды. Дүрт сәгатькә якын дәвам иткән концерт барышында тамашачы ялкынлы биюләр карап хозурланды, дәртле һәм сагышлы җырлар тыңлап, тойгыларга бирелде, нәфис сүз осталары укыган үзәк өзгеч шигырь юлларына ияреп, дәһшәтле сугыш юллары буйлап атлады...

Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова иҗат белән дус яшәүче райондашларга эчкерсез рәхмәтен җиткерде, аларны мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International