Райондашлар - гает намазында

2018 елның 15 июне, җомга

Бүген барлык мөселман халкы иң якты һәм нурлы көннәрнең берсе – Ураза бәйрәменә җыелды. 

“Мәхмүт” мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин мөэмин һәм мөэминәләрне сәламләде. Ул һәркемнең иман нуры, гаилә тотрыклылыгы белән яшәвен теләде. Мөселманнарны Ураза бәйрәме белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Кыскача гына район яшәеше белән таныштырып үтеп, ул барчабызны дустанә тормышта яшәргә өндәде. Бәйрәм иртәсендә йөзләгән ютазылылар гает намазына басты. Мул итеп корылган табыннар артында хәл-әхвәл белеште, балаларга күчтәнәчләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International