Мәктәп яны лагерьларында боегырга вакыт юк

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Әти-әниләр тарафыннан мәктәп яны лагерьларында ял итәргә билгеләнгән укучылар анда ял итүләре белән тулысынча канәгать.

Урыссудагы 2 һәм 3 санлы мәктәп лагерьларының һәрберсенә утызга якын кече сыйныф укучысы йөри. Аларның чынлап та күңел төшенкелегенә бирелергә вакытлары юк, чөнки балалар көн дәвамында төрле мавктыргыч һәм танып белүне яхшырткан чараларда катнашу белән мәшгуль.

Күптән түгел район ЮХИДИ бүлеге һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәп лагеренда ял итүчеләр белән чара уздырды. Балалар күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашып кына калмады, шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә искә алды. Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары исә янгын сүндерү частендә, Балалар иҗаты үзәгендә, китапханәдә булган, алар белән электр челтәрләре хезмәткәрләре профилактик әңгәмә уздырган. Әлеге мәктәп әйдәманнары чараларны ачык һавада үткәрергә тырыша, әмма каты эсседә бина эченә керәләр. Бу спорт залында ярышлар яки мәктәп эчендә үткәрелгән интеллектуаль уеннар булырга мөмкин. Сезгә нинди шөгыльләр күбрәк ошый, дигән сорауга, Ксюша исемле кыз: “Викториналар, һәм

аларда катнашкан өчен безгә бирелгән бүләкләр” - дип җавап бирде. Мәктәптә шулай ук балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруларына зур игътибар бирелә – бу - хәрәкәт уеннары уздыру да, иртәнге зарядка да.

Әти-әниләрне, әлбәттә, мәктәп яны лагерьларында туклану соравы дулкынландырмый кала алмый. Алар өчен, барыннан да элек, балаларының тулы кыйммәтле һәм файдалы тукланулары әһәмиятле. Урыссудагы 2 санлы мәктәптән Илюша һәм Илнур, лагерьда тукланулары белән тулысынча канәгать. “Безне көнгә ике тапкыр ашаталар. Бүген безгә итле макарон, сыр, икмәк, сок, чәй бирделәр. Безгә туклану ошый”, - дип алар менюга һәм аның сыйфатына үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International