Бәйрәкә авылында комбайннарга техник карауны республика инспекторлары уздырды

2018 елның 13 июле, җомга

Кичә “АгроМир” җәмгыяте базасында үзйөрешле комбайннарга техник тикшерү уздыру тәртибен өйрәнү буенча республика зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай, Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан килгән дәүләт техник күзәтчелек органнары инспекторларын район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов, “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев сәламләде. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин хезмәт коллективы тормышын саннарда һәм фактларда чагылдырды.

Республиканың Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге инспекторлар чараның гамәли өлешендә “АгроМир” җәмгыятенең ашлык комбайннары хәзерлеген тикшерде һәм аларда бер генә дә зур җитешсезлек табылмады.

Бәйрәкәлеләр кунакларга мәдәни программа да хәзерләгән иде – алар “Гөбәйдия” музей комплексында Ютазы җире тарихы белән якыннан танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International