Биек-Тауда авыл бәйрәме

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Шѳгер якларыннан килеп беренче күчеп утыручылар, кѳньяк-кѳнчыгыш ѳлешендә сузылып киткән таулар тезмәсенә карап,авылны Биек-Тау дип атаулары дѳрес гамәль булган, минемчә.Чыннан да тауга менеп, авылга күз салсаӊ ,30 лап хуҗалык исәпләнгән Биек-Тау уч тѳбенә сыярлык булып яшеллеккә күмелеп, җәйрәп ята.

30лап йорт исәпләдем дә, әмма яшәп , гомер итүчеләр саны тагы да азрак.Нишлисеӊ , авыл эчендә эш булмау, балалар ѳчен бакча-мәктәп Ютазыда гына булгач, яшьләр яшәргә уӊайлы, эш булырдай урыннарны сайлап, читкә таралалар шул.Авылда ѳлкән буын вәкилләре -80 процент.Менә шул әби-бабайларны йокыларыннан уятып, җырлатып-биетеп кайтык әле дип, шимбә кѳнне иртүк юлга кузгалдык.Ял кѳне булу сәбәпле капка тѳпләрендә машиналар шактый күренә, хәл белеп, мунча кереп, авыл нигмәтьләре белән сыйланырга дип шәһәрнекеләр җыелган.Моӊлы кѳйләр уйный башлауга ,авыл халкы бердәм булып ,кибет булып хезмәт иткән бина каршына җыелдылар.Былтыр гына 90 яшен тутырган авылныӊ ак әбие- тыл ветераны Зѳлхиҗәттәй беренчеләр рәтендә иде, тѳрле ярыш уеннары игълан иткәч тә ,урыныннан сикереп торып, иӊ актив катнашучы ул булды.Ташкичү авыл җирлеге хәстәрләп җибәргән кечкенә генә бүләкләргә барлык катнашучылар, авылныӊ юбилярлары, туган кѳнен бәйрәм итүчеләр,Биек-Таудагы бердәнбер мәктәп укучысы ДинарШамсуллин бик сѳенделәр..Кече Урыссуыныӊ үзешчән сәнгать артистлары башкарган һәрбер чыгышны авыл халкы кѳчле алкышларга күмеп каршылады. Кичтән генә кан басымы күтәрелеп, ашыгыч ярдәм машининасын чакыртып, хәле авыраеп киткән Рәшит абый Хайруллин, йѳри алмыйм инде дип ,урын ѳстендә калган иде.Безнеӊ чыр-чу тавышка таягына таянып чыккан абыебыз,килә-килешкә таягын селкеп атып, җырчы сандугачыбыз Сиринәнеӊ дәртле җырына тыпырдап биеп китмәсенме!Ә Казаннан кайтып, атлар үрчетергә зур планнар коручы Гѳлнараныӊ ,атларыннан да уздырып сикереп-сикереп чабуы, бѳтен җырга баса-баса кул чабуы, соӊыннан бар халыкны пыр туздырып биетеп йѳрүен без хәйран калып тамаша кылдык.Ире –отставкадагы офицер Мѳнир, аккордеонын алып чыгып ,вальс уйнап җибәргәч ,авыл бәйрәме тагын да җанланып китте.Биек-Тау килене Зѳһрәнеӊ «Кызлар, кѳтелмәгән бәйрәм ясадыгыз бит әле сез безгә»,-дип мактауы күӊелгә сары май булып ятты. Әзерләнеп барган чакта, ничек уздырырбыз инде дип кайгырган уйлар эреп юкка чыкты ,оештырылган бәйрәмнеӊ «бишле» билгесенә лаек икәненә дәлил -Биектаулылардан ишеткән рәхмәт сүзләре иде.

И.Валеева,Кече Урыссуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International