Педагоглар үз араларыннан иң яхшыларны хөрмәтләде

2018 елның 5 октябре, җомга

Районның педагогик җәмәгатьчелеге Укытучылар көнен билгеләп үтте.

Район мәдәният йортында узган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мәгариф хезмәткәрләрен котлады. Ул педагогларга талантлы укучылар һәм аларның акыллы, аңлаучан ата-аналарын теләп, иң яхшы педагогларга республика Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм район Башлыгының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук лаеклы бүләкләр «Ел укытучысы – 2018» конкурсы җиңүчеләренә, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә актив ярдәм итүче җитәкчеләргә, профсоюз лидерларына да тапшырылды. Чара, гадәттәгечә, район артистлары һәм балалар иҗат коллективлары катнашында төзелгән мәдәни программа белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International