10 октябрь көнне район мәдәният йорты фойесында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә, яшьләр өчен уен программасы, мастер-класс, конкурслар, биюләр белән «Көзге бал-2018» оештырды.
Беренче катта кунаклар фотозонада фотога төшә алды.
Бәйрәм балын “Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле һәм Николай Гребенюк ачты. Вальс башкару буенча мастер-классны Иветта Владимировна Сөләйманова уздырды, алып баручылар кызыклы уен программалары, конкурслар һәм биюләр үткәрделәр.
Бәйрәм ахырында "Көзге бал-2018" Короле һәм Королевасы сайланды – алар - Рушан Хәлимов һәм Ильвина Вәлиева булды.