Урыссу гимназиясендә парламент дәресе үткәрелде

2018 елның 19 октябре, җомга

Урыссу гимназиясендә Камалиев Айнур Илшат улы, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Салихов Ирек Фәрит улы, Ютазы районы Советы депутаты, бистәнең мактаулы гражданины Төхвәтуллин Сәгъдәтулла Рәхмәтулла улы, Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фәхертдинова Гүзәлия Сәгъдәтулла кызы катнашында «Парламент, җәмгыять һәм Мин» дигән парламент дәресе уздырылды.

Чарада парламентның безнең демократик җәмгыятьтә тоткан роленә кагылышлы күп кенә мөһим һәм актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Дәрес эшлекле уен формасында төзелгән иде, анда Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Закон чыгару Җыелышы тарихы,Ззакон чыгару Җыелышының структурасы, комитетлар һәм комиссияләр составы һәм аларның эшчәнлеген оештыру, депутатлар һәм фракцияләр составы, закон өстендә эшләү һәм аны рәсмиләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

Дәрес ахырында депутат ярдәмчесе укучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International