Бүген Урыссу бистәсе балалары өчен Раштуа бәйрәме уздырдылар. Якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре яшьтәшләре өчен тамаша күрсәтте – ул нәни Гайсаның тууы һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында. Яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен изге Раштуа бәйрәме белән Урыссу бистәсе чиркәве настоятеле Роман атакай котлады. Спектакль тәмамланганнан соң, район мәдәният йорты артистлары үзләренең кечкенә кунаклары өчен күңелле флешмоб, әйлән-бәйлән уены, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары белән чыршы янында бәйрәм оештырды.