Балалар иҗтимагый оешмасы әгъзалары район башлыгын башкарылган эшләр белән таныштырдылар, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
Аларның эшләре бистә урамнарындагы үсентеләрне караудан, инвалид балалар янына барудан, мәктәпләрдә туклануны контрольдә тотудан һәм башка мөһим һәм кирәкле гамәлләрдән гыйбарәт булачак. Рөстәм Нуриев аларның эшен хуплады, әмма үзләренә төрле яклы сәләттәге балаларны җәлеп итәргә, үз активлыкларын көчәйтергә һәм лидерлык сыйфатларын формалаштырырга киңәш итте.