Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсы узды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

31 гыйнвардан 8 февральгә кадәр Ютазы районы мәдәният учреждениеләрендә, традицион рәвештә авыл җирлекләре арасында, Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган «Җыр белән хезмәт көчле» дип аталган смотр- конкурс узды.

Смотр-конкурста катнашучылар барлык номинацияләрдә дә үз талантларын күрсәттеләр – театральләштерелгән куелышта да, вокал – солода да, «вокаль ансамбль» номинациясендә дә. Шулай ук районның үзешчән фольклор коллективларыннан традицион йолаларны күрсәтү дә читтә калмады. Балалар һәм яшьләрнең авыл мәдәниятенә ярдәм итүләре, мондый чараларда актив катнашуы куандыра. Ә Иске Каразирек авылында, гадәттәгечә, катнашучылар арасында сәхнәдә Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Рәис улы Вәлиевны күрү күңелле булды.

Әлеге смотр-конкурсның максаты - сәләтле һәм талантлы кешеләрне ачыклау, халыкның мәдәни ялын оештыру, авыл халкын мәдәни тормышка җәлеп итү, халык фольклор иҗатын саклау һәм популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International