Интернат-мәктәптә хәйрия тамашасы

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Урыссу интернат-мәктәбе укучылары каршында “Эммануил " Алабуга христиан курчак театры артистлары хәйрия тамашасы белән чыгыш ясады.

Алабуга артистлары чыгышы якты Пасха бәйрәменә багышланган иде. Алар балаларга игелек, мәхәббәт һәм якыннарга ярдәм төшенчәләрен ачып бирә торган «Чиста йөрәк» спектаклен күрсәттеләр. Артистлар шулай ук балалар белән күңелле уеннар уйнадылар һәм аларны тәм-томнар белән сыйладылар.

«Эммануил» курчак театры безнең районга үзләре дә балалар өчен актив иҗади хәйрия эшчәнлеге алып баручы күп балалы Гөлнара һәм Марсель Свищевлар гаиләсе чакыруы буенча килгән иде. Алабуга артистлары чыгышын шәрехләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова балаларга патриотик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия бирүнең дә мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International