Татарстан кунаклары татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Һәйкәл Уфаның «Нур» дәүләт татар театры каршындагы мәйданда куелган.
Мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларыннан концертлар, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, милли көрәш буенча команда ярышлары, Татарстан һәм Башкортстан командалары арасында футбол һәм волейбол матчлары планлаштырылган иде.