Алдан тавыш бирү кысаларында сайлаучылар белән очрашу

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак сайлаучылар белән очрашты.

26 майда Алдан тавыш бирүнең бердәм көне узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак.

Закон нигезендә барлык кандидатларның сайлаучылар белән дебатларда һәм очрашуларда катнашуы каралган, аның кысаларында 2019 елның 26 апрелендә Рөстәм Нуриев Әлмәт шәһәре мәйданчыгында «Хәзерге заман авылы, төп проблемалар һәм үсеш механизмнары» һәм «Татарстан гаиләләре иминлеге» кебек актуаль темалар буенча ике дебатта катнашты инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International