Бәйрәкә авылында - Бөек Җиңү митингы

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Бәйрәкә авылы халкы, күп санлы кунаклар Бөек Җиңүнең 74 еллыгын тантанлы төстә билгеләп узды.

Быелгы митинг шул ягы белән дә истә калды, бүген биредә “Коммунизмга” колхозы белән озак еллар җитәкчелек иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Мәүлетҗан Самигулла улы истәлеген мәңгеләштереп, һәйкәл ташы ачылды. Әлеге тантана һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән халыкны район башлыгы Рөстәм Нуриев, “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина тәбрик итте. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары күркәм монтаж белән митингка тагын да ямь өстәде. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлыктан соң һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр һәм веноклар куелды. Кыр кухнясында пешкән ботка һәм кайнар чәйдән теләге булган һәркем авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International