«Безнең Ватаныбыз-Россия»

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Ел саен 12 июньдә без илебез өчен әһәмиятле бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтәбез. Нәкъ менә 1990 елда шул көнне РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Бәйрәмнең рәсми рәвештә яңа исеме 2002 елның 1 февралендә генә алынган, нәкъ менә шушы датадан башлап Россия көне илнең барлык төбәкләрендә дә билгеләп үтелә башлаган.

10 июньдә, бәйрәм алдыннан, «Гаилә паркы”нда ял итүче балалар “Безнең Ватаныбыз-Россия» викторинасында катнаштылар. Чараның кереш өлеше бәйрәмнең тарихы, Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык тарафыннан сайланган президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында сөйләүдән башланды. Россия дәүләтчелеге символлары — флаг, гербы һәм гимны турында күрсәтмә мәгълүмат укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Балалар Россия флагы тарихы турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар.Россия Федерациясе гимны турында сөйләштеләр, Россиянең Дәүләт гербындагы сурәтләр турында фикер алыштылар, шулай ук туган як турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Аннан соң, балалар викторинада актив катнаштылар, Россия һәм аның символикасы турында табышмакларга җаваплар бирделәр, дәүләт бәйрәмнәре даталары турында белемнәрен, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагының «Пазлларны кем тизрәк җыя» уенында җитезлек һәм төгәллек күрсәттеләр.

Әлеге чара балаларда Ватаныбыз тарихы белән танышу аша патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Чара «Безнең Ватаныбыз - Россия» асфальтта рәсем бәйгесе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International