Алар башкаларга үрнәк

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район мәдәният йортында урнашкан акчәчәкләр белән бизәлгән никахлар теркәү залында бәйрәм чарасы узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина Урыссу бистәсеннән 60 ел бергә яшәгән Ковалевлар гаиләсен, Бәйрәкә авылыннан кулга-кул тотынышып, 57 ел бергә гомер кичергән Гәрәевлар гаиләсен , Екатериновка авылыннан менә инде ярты гасыр иңгә-иң куеп гомер иткән Бәдретдиновлар гаиләсен ихлас котлады. Светлана Петровна Гәрәевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален, кыйммәтле бүләк һәм купшы чәчәкләр бәйләме тапшырды. Чарада кыйммәтле бүләкләрне Надежда Тимофеевна һәм Иван Николаевич Ковалевлар, шулай ук Гөлзифа Бәдгетдин кызы һәм Мингәрәй Нуретдин улы Бәдретдиновлар да кабул итте.

Аларны бәйрәм белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рима Муллагалиева, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина да тәбрикләделәр. Чыгыш ясаучыларның изге теләкләренә тантана сәбәпчеләренең балалары, оныклары һәм авылдашлары да кушылды. Район мәдәният йорты артистлары иң матур концерт номерлары башкардылар.

Әлеге бәйрәм чарасына Кәрәкәшле авылыннан Лотфуллиннар гаиләсе килә алмады. Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, загс бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Фәхертдинова, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлнара Хәмидуллина 63 ел бергә яшәгән Мәрьям Мостафа кызын һәм Мөгаллим Сәлим улын әлеге якты бәйрәм белән өйләренә барып котладылар һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International