“Кояш балалары” конкурс-уен программасы

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

7 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә паркында "Кояш балалары" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Анда паркка килгән барлык балалар асфальтта матур рәсемнәр ясады, табышмаклар чиште, каршылыклар аша узды һәм инде яратып өлгергән "Самолет"биюен башкарды.

Җәй ахырына якынлаша, һәм шуңа күрә дә без балалар өчен уен программаларын максималь дәрәҗәдә күбрәк оештырырга тырышабыз . Якын киләчәктә – мәктәптә уку чоры, ә әлегә әле һаман җәй - уйныйбыз, күңел ачабыз һәм ял итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International