Урау юлда эшләр ахырына якынлаша

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Урыссу бистәсенең урау юлга икенче кат асфальт салына.

“Төзекләндерү” предприятиесе эшчеләре 2,6 чакрым озынлыктагы бу юлга әле бер ай элек кенә ачылган Ютазы районы асфальт заводында җитештерелгән асфальтны түши. Юл салуда көн саен 15тән артык техника мәшгуль. Урау юлга, проектка ярашлы, барьер киртәләре тулаем куелган, юл билгеләре һәм тамгалар урнаштыру бурычы тора.

Ютазы районы асфальт заводында җитештерган асфальтның беренче партияләре белән региональ һәм муниципаль юлларга агымдагы ремонт ясалган, сәнәгать паркы территориясендә төзекләндерү чаралары күрелә башлаган. “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдинов сүзләре буенча, урау юлда эшне тәмамлау белән, алар Урыссуның Островский, Юбилей һәм Пушкин урамнарында асфальт салуга керешәчәк.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International