“АгроМир” җәмгыяте быел искитмәле мул уңыш җыйный – уҗым бодаен контроль суктырып карау һәр гектардан 64 центнер бөртек чыгуын күрсәтте.
Арпа теземнәре кочакка сыймый, борчак өлгергән, бодай кырында эшләүче алты комбайнның күз ачып йомган арада бункерларын бушатыр өчен автомашиналарга оператив рәвештә эшләргә туры килә. Әлбәттә, ындыр табагында да бүген эш кайный. Ашлык киптергечләр тәүлек буе эшли. Машиналар хәрәкәтенә күзләр иярми. Икмәк булгач, күңелдә җыр туа – быел көзен 70 яшен билгеләп узачак “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Әхәт улы Галиев өчен моннан да кыйммәтрәк бүләк була ала микән?!
Ильмира ГАЛИЕВА