Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең “Skype” программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районнарындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) кирәк булачак һәм вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International