Урыссу химия заводы эшчеләре табигатькә зыян салмауларына ышандыра

2019 елның 24 августы, шимбә

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатына кандидат Ирек Салихов кичә Урыссу химия заводы эшчеләре белән дә очрашты.

Завод директоры Николай Лукин үзе җитәкли торган сәнәгать предприятиесе эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина эшчеләрне һәм кунакларны район тормышында бара торган төзелеш һәм үзгәртеп кору эшләре презентациясе белән таныштырды. Сүз алган бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов узган биш ел эчендә депутат һәм “БлагоДарение” хәйрия фонды җитәкчесе буларак, Ютазы районы халкы тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде һәм, форсаттан файдаланып, Урыссу химия заводы җитәкчелегеннән һәм эшчеләреннән атмосферага яман ис таралуда алар эшли торган заводның мөнәсәбәтен турында турыдан-туры сорады. Чөнки “Минем депутат” сайтына мөрәҗәгать иткән Урыссу халкы бу сорауны бер тапкыр гына бирми. Әлбәттә, заводлылар үз производстволары белән табигатькә заян салмаулары турында ышандырырга тырышты... Ахырда Светлана Самонина производство алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International