Совет урамында Әбсәләм авылы халкы күңел ачты

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Әбсәләм авылы халкының үзара салым акчасы хисабына быел Совет урамында урнашкан күп фатирлы йортларның берсе ишек алдына һәм Юл буе урамы юлына асфальт түшәде. Авыл бәйрәме шул уңайдан оештырылды да.

Халыкны Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәдвафин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина авыл бәйрәме белән котлады. “Идарә итүче компания” җәмгыяте җитәкчесе Гөлфия Раянова Әбсәләм авылының хөрмәтле кешеләренә, яшь гаиләләренә истәлекле бүләкләр өләште.

Чараның мәдәни өлеше дә матур булды. Авыл бәйрәмендә “Сердәш” халык фольклор ансамбле генә чыгыш тотып калмады, бу кичне авыл үзешчәннәре, хәтта күрше Яссытугай авылыннан килгән артистлар да  сәхнә тотты. Балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International