Ютазы авылында – авыл бәйрәме

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Ютазы авылы халкы авыл бәйрәменә җыйналды. Авылның мәдәният йорты алды территориясенә җыелган халыкны Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Петровна сәламләде. “Маяк” торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Азат Фәхретдинов иң актив яшәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шул кешеләрнең берсе – педагогик эшчәнлек ветераны Нәкыя Шәрәфиева авылдашларын һәрвакыт бердәм булып яшәргә чакырды.

Авыл бәйрәмен авыл үзешчәннәре дәвам итте. Балалар иҗат коллективлары иң матур чыгышлары белән сәхнә тотты. Күрше Кәрәкәшле авылыннан кунак булып килгән “Асылъяр” ансамбле башкарган җырларны да халык яратып кабул итте.

Чара Ютазы авылы яшәүчеләре көче белән корылган сый-нигъмәтле табын артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International