Ютазы районы аучылары көзге сезонны ачтылар

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Чираттагы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзалары киңәшмәсендә, көзге ау сезоны ачылу сәбәпле, ау кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

Аучылар җәмгыяте рәисе Сергей Тимошин хезмәттәшләренә рөхсәт ителгән ау сәгатьләре һәм «туктап тору» көннәре, корал белән идарә итү һәм ату кагыйдәләре турында искәртте, «кыздыргыч» эчемлекләр куллануның катгый тыелуы турында тагын бер кат ассызыклады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин хәбәр иткәнчә, район территориясендә кыргый хайваннар туклануы өчен кырларда кукуруз, көнбагыш, рапс кебек азык культуралары участоклары калдырылган. Моннан тыш, күпьеллык үләннәр һәм уҗымнар да бар. Әмма, ул билгеләп үткәнчә, аучылардан мондый сорау соңга калып килү сәбәпле, бөртекле культуралар калдырылмаган, чөнки районда урып-җыю эшләре төгәлләнгән инде.

Менә бу урында район башлыгы Рөстәм Нуриев аучыларны башка хезмәт коллективлары белән уртак тел табарга, үзара хезмәттәшлекне ныгытырга чакырды.

Киңәшмә барышында ау чоры белән бәйле башка проблемалар, кайбер хайваннарның популяциясе, табигать күренешләре, шулай ук аучылар йорты төзү турында да фикер алыштылар. Рөстәм Мидхәтович озакка сузмыйча объект төзү өчен уңайлы һәм куркынычсыз урын табарга киңәш итте. Сүз уңаенда, 10х12 зурлыгындагы булачак аучылар йорты бурасы әзер икән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International