"Нечкәбил-2019"

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Менделеевск районының "Ижминводы" санаториенда хатын-кыз матурлыгына һәм ана булу күркәмлегенә багышланган республика конкурсының зональ туры узды.

Ютазы районын күп балалы ана Гөлнара Свищева тәкъдим итте.

Г.И. Вәлиева тарафыннан "Дару үләннәрен җыю" йоласының куелышы актуальлеге белән аерылып торды һәм жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сокландырды.

Халык коллективы исемен йөрткән "Ютазы йолдызлары" бию ансамбленә Свищевлар гаиләсе чыгышында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Дуслык атмосферасы һәм яхшы кәеф бәйгедә катнашучыга безнең район дәрәҗәсен лаеклы якларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International