Бүген, 2019 елның 19 сентябрендә, район мәдәният йортында Ютазы район советының чираттан тыш утырышы узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Чара эшендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Ютазы районы советы депутатлары, җитәкчеләр һәм җәмәгатьчеләр катнашты.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, башка эшкә билгеләнү сәбәпле, район советы депутаты, район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыру турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да отставкага бирде. Светлана Петровна муниципаль идарә органнарында бай тәҗрибәсе һәм халык иминлге хакына кылган фидакарь хезмәте өчен район башлыгының мактау грамотсы белән билгеләнде.

ТР Президенты йөкләмәсе белән, Фәрит Мөхәммәтшин, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Республика спикеры яңа җитәкчегә уңышлы хезмәт көннәре теләде.

Ул муниципалитетның элекке башлыгы Рөстәм Нуриевка Ютазы районының социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтеп, “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Район советы депутаты Владимир Петров үз чыгышында Рөстәм Мидхәт улына яңа эш урынында шундый ук якты идеялар, ихтыяр көче һәм яңа казанышларга ирешүен теләде. Бәйрәкә сайлау округы депутаты Сирин Галиев Ютазы районы халының төзек тормышы өчен фидакарь хезмәт куйган Рөстәм Нуриевка “Ютазы районының шәрәфле гражданины” мактаулы исеме бирү тәкъдиме белән чыкты һәм истәлекле бүләк тапшырды.  

Гамәлдәге закончалык буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Район советының чираттан тыш утырышы шуның белән үз эшен тәмамлады.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International