Цифрлы телевидениене тоташтырырга өлгерегез!

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Аналоглы телевидениене өзәргә аз гына вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә көтелә. Телетапшыруларны югары сыйфатта карар өчен алдан ук цифрлы җиһазлар сатып алырга чакырабыз!

Сезнең телевизор экранындагы «А» хәрефе - федераль каналларның берсе логотибы белән янәшә - сезнең хәзерге вакытка кадәр аналоглы телевидение каравыгыз турында хәбәр итә һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк, дип белдерә.

Заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк.

Иске телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы кибеттә электроника яки почта бүлегендә сатыла һәм бәяләре - 900 сумнан башлана.

Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Әгәр консультация ярдәм итми икән - кайнар линия номеры буенча волонтер чакыртырга мөмкин, ул сезгә цифрлы ТВны бушлай көйләп куячак.

Ютазы районында «цифрга» га күчү буенча эшнең координаторы булып кем тора һәм халык кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

Цифрлы телевидениегә күчү эшенең координаторы булып Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге тора, килеп туган сораулар буенча халык 8 (85593) 2-79-36 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International