Бүген «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча «Өченче яшь» республика ярышларының район этабы узды. Бу чара Ютазы районында Россия Пенсионерлар берлеге һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды.
Чараның төп максаты - өлкәннәр арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен популярлаштыру һәм пенсия яшендәге кешеләрне даими рәвештә физик культура, шул исәптән йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде. Ир-атлар арасында Илдар Кәримов җиңү яулады. Дамир Уралов һәм Камил Шагалиев икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Хатын-кызлар арасында Валентина Сомовага тиңнәр булмады. Людмила Аккуратнова-икенче, ә Ира Кәлимуллина өченче урынны алды. Җиңүчеләр 15 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак ярышларның финалына юл тотачак. Аларга уңышлар телик.