Ютазы районында юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкара һәм Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасы көннәре системасына кергән Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан кичә Балалар Район Думасы депутатлары «Электросоединитель» заводы хезмәткәрләре белән әлеге көнгә багышланган акция үткәрделәр.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтүче Британиянең "Роудпис" (RoadPeace) хәйрия оешмасы юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көнен гамәлгә кую инициаторы булды. Беренче тапкыр ул Бөекбританиядә 1993 елда үткәрелгән.

Акциянең төп максаты-юлларда үлем-китем проблемасына игътибарны җәлеп итү: юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә бөтен дөньяда көн саен өч меңгә якын кеше һәлак була һәм йөз меңгә якын кеше җитди имгәнүләр ала.

Ноябрьнең өченче якшәмбесе- Бөекбритания һәм бердәмлек илләрендә сугышта һәм конфликтларда һәлак булганнарны искә алалар. Сугышларның һәм юл-транспорт һәлакәтләренең охшашлыгы шунда ки, еш кына ир-ат җенесендәге яшьләр аларның корбаны була, ә яралар һәм имгәнүләр бер үк дәрәҗәдә куркыныч.

Чарада Ютазы районында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча ЮХИДИ инспекторы Ильвир Зарипов чыгыш ясады. Инспектор билгеләп үткәнчә, 2019 елның ун аенда Ютазы районында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше үлгән, 11 кеше яраланган. 2019 елның 15 маенда пассажир һәлак булган беренче юл-транспорт һәлакәте шоферның тизлек режимын үтәмәве аркасында килеп чыккан. 2019 елның 6 октябрендә машина йөртүче һәлак булган икенче юл-транспорт һәлакәте машина йөртүче тарафыннан билгеләнгән юл билгеләре таләпләрен үтәмәве аркасында килеп чыккан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү генә тормыштагы фаҗигаләрдән һәм имгәнүләрдән качарга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Илвир Зарипов.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә авария урынына ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре дә чыга. Без гади кешеләр, эшнең барлык кыенлыкларын  күрмибез дә, белмибез. Табибларның ничек көрәшүләре турында район хастаханәсенең табиб-эндоскописты Зөфәр Хәбибуллин сөйләде.  

Соңыннан акциядә катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләренең корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International