Ютазы районында тантаналы төстә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, Ютазы районында 1535, ә агымдагы елның ун аенда 71 сертификат тапшырылган.

Менә бүген дә гражданлык актларын теркәү залында районыбызның өч әнисенә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, ана сертификатлары тапшырдылар. Алар Бәйрәкә авылыннан Миләүшә һәм Айрат Сабирҗановлар, Урыссудан Наталья һәм Ильшат Фәттаховлар, шулай ук Урыссудан Айсылу һәм Александр Золотухиннар. Һәрбер гаиләдә дә икенче бала туган һәм шунысы кызыклы, алар өчесе дә ир-егетләр. Әлеге бәхетле гаиләләрне район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Рузанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхрутдинова, районның пенсия бүлеге начальнигы Ильмира Абдуллина тәбрикләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International