Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын һәм кунакларын Мамадышта узачак Бөтенроссия креатив чаналар фестиваленә чакыра

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

8 февральдә  Мамадышта   Бөтенроссия  «SunnyФЕСТ» креатив  чаналар   фестивале узачак, анда  50дән артык  команда  катнашачак.     

SunnyФЕСТ – ул таудалардан  тиз  төшү өчен  кулдан  ясалган   креатив чаналарның  ачык  фестивале.  Чарада  катнашуга  18 яше  тулган  кешеләр  чакырыла.   Чаналарның  кызыклы  конструкторлык  идеясы,   креатив  экипировка, аларның  финишка кадәр  төшү  ераклыгы,  төшеп  җиткәндә ясалган  гадәти  булмаган    перфоманс һәм  башка теләсә  нинди  иҗади  күренешләр  исәпкә  алына.     Приз  фонды  – 130 000 сум.

Чара  кысаларында  халык  кәсепләре күргәзмәсе  белән  танышырга,  төрле  мастер-классларда катнашырга  һәм  районның  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  алырга  мөмкин  булачак.  

Фестиваль  кунаклары  өчен  төрле  махсус бәйрәм    экскурсияләре,  шул  исәптән  Илкүләм  премиясенең  бөтенроссия  финалында  ГРАН-ПРИ алган «Бер юл – биш мәдәният»   экскурсия   туры  оештырыла.

Командалар  катнашу  өчен  заявкалар  28 гыйнварга  кадәр  фестиваль  сайтында  кабул ителә: www.sunny-fest.ru, түбәндәге  телефоннар  аша  да  белешергә  мөмкин:   8(960)048-05-50; 8(843)258-05-50 (шул  исәптән  фестивальгә турлар алу  мәсьәләләре  буенча да).    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International