Бүген район мәдәният йортының гражданлык актларын теркәү залында агымдагы елның беренче тантаналы загсы узды.
Гаилә документы - никахлашу турындагы таныклыкны – 17 гыйнвар көнне Самсоновлар гаиләсе алды. - Динара белән Роман 2020 елда өйләнешкән дүртенче пар, - дип билгеләп узды загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова.
Бәхетле яшь өйләнешүчеләрне район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина тәбрик итте.
- Әлеге истәлекле көндә Урыссу яшь гаиләгезнең туган урынына әверелә. Сез үз тормышыгызны бергәләп төзисез, киләчәктә дә бер-берегезгә булган мәхәббәтне сүрелдермичә, балалар көлүе һәм шатлыгы белән тулы булган җылы йортыгызны яратып, татулыкта яшәгез. Гаилә иминлеге, тынычлык, игелек һәм күп кенә бәхетле еллар бергә гомер кичерегез, - дип Светлана Петровна яшьләргә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.