Акбаш авылы «Карлыгач» балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәмен каршы алдылар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Акбаш авылының “Карлыгач” балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Сабыйлар янына Нәүрүзбикә дә килде, төрле уеннар оештырдылар.

Сабыйлар язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, әниләре, тәрбияче апалары бергә татар халкының милли уеннарын уйнадылар, ә соңыннан барысы бергә түгәрәк өстәл артына җыелышып карга боткасыннан авыз иттеләр.

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты - 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

 – Бакчада башка халыкларның да милли бәйрәмнәрен менә шулай матур итеп оештырабыз, - ди “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова.  - Менә шундый бәйрәмнәребез аша балаларда халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә  кызыксыну уяту һәм  мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү бакчаның төп максаты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International