Ютазы районында ягу сезонына хәзерлек дәвам итә. Урыссу бистәсендә күп фатирлы биш йорт – Пушкин урамы буенча 77, Тукай урамы буенча 21, Куйбышев урамы буенча 8, Урыссу урамы буенча 51, Чкалов урамындагы 37 санлы йортларны җылыту буенча чаралар күрелә.
Республика халкы ике бәйрәм – Корбан гаетен һәм Белем көнен бәйрәм иткән иртә Подгорный бистәсе халкы күңелендә тагын бер күңелле вакыйга белән истә калачак – берничә сәгать элек биредә күп функцияле үзәк ачу тантанасы булды.
Моннан 27 ел элек, 1990 елның 30 августында республикабызда тарихи вакыйга булды - Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.