ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Биектау районының Шәпше авылында узган “Иске Казан - түгәрәк уены” фольклор фестивалендә Бәйрәкә авылының “Моңлы Саз” ансамбле уңышлы чыгыш тоткан һәм беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнгән.

Димтамак авыл җирлегендә эшләүче фермер Рамил Гәрәевны үз командасы белән бераз көйсезләнеп алган чәчкеч агрегатын ремонтлап торганда очраттык.

“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында кыска вакыт эчендә 500 гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар – арпа, бодай, солы чәчелеп тә өлгергән.

“Уңыш” җәмгыятендә иртә культураларның 70 проценты чәчелеп беткән.

Көне-көне белән ике дистәгә якын техника берәмлеге мәшгуль булган “АгроМир” җәмәгатенең кайсы гына кырына барып чыкма, алар, чыннан да, биредә җирне яратып багучы кешеләр эшләве турында сөйли.

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, Гаилә көне уңаеннан, авылның күренекле гаиләсе булган Зариповларга багышланган күрсәтмә лекция уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International