ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир участоклары хокук ияләре (милекчеләр, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, арендаторлар), коммерцияле булмаган бакчачылык (садоводческие, огороднические) берләшмәләре хуҗалары үзләренең территорияләрен даими рәвештә чүптән арындырырга һәм үләннәрне чабарга тиеш.

Балалар иҗаты үзәгенең “Сөембикә” иҗат коллективы 8 июньнән алып 12 июньгә кадәр Сочи шәһәрендә узган “Россия балалары” Халыкара бәйге-фестивалендә ике тапкыр икенче дәрәҗә лауреаты булды.

20 нче июньдә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашында торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Бәйрәкәлеләр атна башында ныклап торып терлек азыгы хәзерләүгә кереште – берничә көн эчендә ферма территориясенә бер йөздән артык данә печән төргәге кайтып авуы гына да “яшел” уракның тулы көченә баруы турында сөйли.

“АгроМир” җәмгыяте быел көзге бодайның бер мәйданын тәҗрибә кырына әверелдерергә карар иткән.

Тукай исемендәге җәмгыятьтә без килгән көнне Марсель Йосыпов киң алымлы “МагДон” комбайнында өченче участоктагы печәнне чабуны дәвам итә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International