Балаларга чүп-чар тутырыр өчен капчыклар тараттылар. Җыелган чүп-чар күләме буенча волонтерлар чүп-чар салынган капчыкка алмашка конфетлар тараттылар. Марафонда катнашу балаларның танып белү активлыгын арттырырга, табигатьнең пычрануы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасының тирәнлеген аңларга мөмкинлек бирде. Чара аның барлык катнашучылары өчен дә кызыклы булып чыкты.