Район башлыгы Ютазы районы муниципаль хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән котлады

2024 елның 26 апреле, җомга

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык киңәшмәне котлау тантанасыннан башлады.

 

Хезмәткәрләрне туган көннәре белән котлады һәм муниципаль хезмәткәрләргә җирле үзидарә көне уңаеннан лаеклы бүләкләр тапшырды.

Үз чыгышында район башлыгы барлык катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде һәм район үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәткәрләр җилкәсендә халык алдында зур җаваплылык ята, аларның эше гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

 

Район башлыгы муниципаль хезмәткәрләрнең катлаулы мәсьәләләрне һәм район халкы алдында торган проблемаларны хәл итүдә ышанычлы ярдәмчеләр булуларын ассызыклады. 

 

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Ютазы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр

 

-        Римма Илшат кызы Хафизова, контроль-хисап палатасы рәисе;

-        Наталья Николаевна Шмуровец, муниципаль заказ буенча сектор мөдире.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Ютазы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

 

-        Александр Николаевич Захаров, инфраструктура бүлеге начальнигы;

-        Гөлнара Ганиевна Исмәгыйлова, территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары;

-        Любовь Андреевна Киселева, опека һәм попечительлек секторы мөдире;

-        Инна Миневалиевна Магамедова, Финанс-бюджет палатасының хисап бүлеге начальнигы;

-        Алина Фаварис кызы Шәмсуллина, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы мөдире.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International