Урыссу тимерюлчылары сәнәгатьчеләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Станция буенча дежур торучылар, маневрлы эштә катнашучы үзәкләштерү посты операторлары, поездлар төзүчеләр, вагоннар төзү буенча хезмәт, юл хезмәте, Фирмалы транспорт хезмәтләндерүенең линия агентлыгы, энергоучасток... – болар барысы да аерым юнәлешләр, шуңа да карамастан, бер чылбыр буыннары булып тора. Тимерьюл транспорты белгече Флюра Абалина станциянең барлык бүлекчәләре арасында транспорт хезмәтләндерүе агенлыгының ролен киметергә ярамый, дип билгели. Бүгенге көндә биредә, Урыссу заводларының үсеш чорындагы кебек үк, тимер юллары булган район сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшләүне дәвам итәләр... Бу Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, күптән түгел ачылган “ВОЛМА-Апсалямово” предприятиесе, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, Ютазы элеваторы, Урыссу химия заводы... Подразделениенең җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә. Агымдагы елның алты аенда төп йөк озатучы предприятиеләрнең берсе – Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатыннан 528 вагон кабул ителгән. Әлеге йөк Урыссу станциясеннән тимер юл “кан тамырлары” буйлап Россия һәм якын чит ил торак пунктларына юнәлә. Гомумән, Урыссуны, тулаем районны тимер юллардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шунысы игътибарга лаек, әлеге авыр хезмәттән кадрларның китүе күзәтелми, димәк вакансияләр дә юк, ди Абалина. 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International